«Бала хокук даирәсенда» VIII Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

2022 елның 10 сентябрендә «Бала хокуклар дөньясында» VIII Республика мәгълүмати - социаль видеороликлар конкурсы старт ала.

Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф һәм спорт идарәсе органнары, "Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы" региональ иҗтимагый оешмасы.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, конкурс үткәрү турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде. Конкурста 6 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр һәм иҗат коллективлары составында да катнаша ала.

Конкурсның нигезләмәсе:http://Положение о проведении Конкурса на 10 л. в 1 экз.>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International