Шәһәребездә яшәүче Елена Гаранина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Бәйрәм алды көннәрендә тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветераны Елена Васильевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Елена Васильевна Гаранина 1927 елның 28 августында Самара өлкәсе Урмалеевка авылында күп балалы гаиләдә туа. Бүген ике сеңлесе һәм абыйсы аны юбилее белән котладылар.

Елена Васильевна сөйләгәнчә, сугыш башланганда аңа 13 яшь була.  Мин колхозда эшләдем, яшьтәшләрем белән бергә эшләдем, печән әзерләдем, тырмаладым", - дип билгеләп үтте Елена Васильевна.

Сугыш тәмамланганнан соң, 1946 елда  Лениногорскига кияүгә чыга. Гаиләдә һәрчак үзара аңлашу һәм бер-береңә яхшы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Алар биш бала һәм ун онык үстергәннәр, оныкчыклары бар.

Елена Гаранина лаеклы ялга санэпидстанциядән киткән. Фидакарь хезмәте өчен Елена Васильевнаның бүләк медальләре бар.

Юбилярны әлеге истәлекле вакыйга белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова котлады. Гөлфирә Мәҗит кызы юбилярга озын гомер теләде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International