Лениногорскида Республика көнен һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген Лениногорскида Татарстан Республикасы көненә, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чаралар узды.

Шәһәрдәге бәйрәм чаралары көне буе дәвам итте, анда тантаналы һәм күңел ачу программалары, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар бар иде.

Тукай урамында Лениногорск предприятиеләренең махсус техникасы һәм коммуналь техникасы күргәзмәсе оештырылды. 

Бәйрәм чараларының тантаналы өлеше «Юбилейный» паркы сәхнәсендә узды: биредә бәйрәм ачылышы, бүләкләү һәм концерт программасы булды.

Бәйрәмне Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов ачты. Ул лениногорскилыларны Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм шәһәр көне белән җылы котлады. Ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Бәйрәм кунаклары - РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягәфәров, «Татнефть» ГАҖ бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык идарәсе башлыгы Олег Матвеев лениногорскилыларны бәйрәм белән котлады.

Аннан соң район һәм шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләренә Лениногорск муниципаль районы Советының Дәүләт бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Концертта шәһәр һәм районның үзешчән сәнгать ансамбльләре һәм артистлары чыгыш ясады. Бәйрәмне Казаннан килгән кунаклар – «ZAKARIA» фолк-төркеме, татар эстрадасы артистлары Гүзәл һәм Салават Миңнехановлар һәм Mia Boyka чыгышы бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International