Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов берничә объектта булды

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Республикасы көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү уңаеннан берничә объектта булды. Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягәфәров, «Татнефть» ГАҖ бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык идарәсе башлыгы Олег Матвеев катнашты.

«Юбилейный» паркында тантаналы чаралар башланганчы мәртәбәле кунаклар «Балерина» фонтанында концерт номерларын һәм сәнгать күргәзмәләрен карадылар, аннан соң балалар һәм яшүсмерләр арасында «Без нефть төбәгендә яшибез» конкурсында, «Гринта» ҖЧҖтән экологик акциядә катнаштылар, шулай ук Евгений Завитневич күргәзмәсен карадылар.

Делегация Түбән күл амфитеатрында «Достояние Республики» шәһәр халык коллективларының концертында булды, аннары  флайбордчыларының чыгышын карады.

"Мәхәббәт"  паркында  кунаклар паркны реконструкцияләү барышын карадылар 

Соңыннан Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, мөхтәрәм кунаклар белән бергә, 7нче мәктәптә, «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә булдылар, анда үткәрелгән капиталь ремонт белән таныштылар.

Соңгы объект Чайковский урамы, 19/5 адресы буенча урнашкан яңа Боз сарае булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International