Татарстан Президенты Лениногорск районының ике авыл җирлеге башлыгына яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген Казанда "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында муниципаль берәмлекләр арасында Татарстан Республикасы көненә багышланган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районының Керкәле һәм Мөэмин-Каратай авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобиль ачкычларын тапшырды.

«Республика көне алдыннан муниципаль берәмлекләр арасында конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү күркәм традициягә әйләнде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Авыл җирлекләренә ярдәм итү эше дәвам итәчәк".

"Уртак эшебез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International