Лениногорск районы Башлыгы атналык киңәшмә үткәрде

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.

Гадәттәгечә, узган атнада башкарылган эшләр турындагы доклад белән полиция башлыгы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчин чыгыш ясады.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Лениногорск үзәк район хастаханәсе»  баш табибы Рим Әмировка ревакцинация кирәклеге турында халык белән аңлату эшләрен мөмкин кадәр күбрәк алып барырга кушты.

Район башлыгы хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре алдына җылылык бирү сезонына әзерлек бурычын куйды.

«Билгеләнгән план буенча барлык җылылык объектларын алдан әзерләү-салкыннар вакытында аларның уңышлы эшләве нигезе. Иң мөһиме, әзерлек чаралары планы барлык билгеләнгән нормаларга, җылылык бирү сезонын гамәлгә ашыру кагыйдәләренә һәм шартларына, шулай ук профильле органнарның рекомендацияләренә җавап бирсен", - дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.

Эшлекле дүшәмбе ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов алда торган 30 августта узачак бәйрәмнәр алдыннан территорияне җыештыруны көчәйтү бурычын куйды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International