Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керегез:
1. Уң як почмагындагы "ведомстволар" бүлеген ачыгыз;
2. Россия Пенсия фонды тәкъдим иткән ведомстволардан ПФРны сайлагыз һәм " билгеләнгән социаль түләүләр һәм ташламалар турында мәгълүматлар" бүлегенә басыгыз;
3. Гариза тутыру төймәсенә басыгыз;
4. Мәгълүмат кирәк булган тәкъдим ителгән чорлар сезгә туры килми икән, вакытын кулдан күрсәтегез, аннары «Белешмәгә заказ бирергә" төймәсенә басыгыз.
Мөһим: билгеләнгән түләүләр һәм ташламалар турында мәгълүматны 2018 елның 1 гыйнварыннан алып була
5. Гариза җибәрелде. Мәгълүматлар онлайн режимда Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыгызда «гаризалар» бүлегенә кертеләчәк.
Белешмәдә сез күрсәтелгән чорда социаль түләүләр һәм ташламалар турында барлык мәгълүматлар булачак: түләүләр күләме; билгеләнү датасы һәм вакыты; түләүләр билгеләнгән ПФР бүлеге; алучының категориясе һәм билгеләү өчен нигезләр,
ПФР хезмәтләреннән дистанцион рәвештә файдаланыгыз