Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе узды

2022 елның 26 августы, җомга

"Төп стратегик ориентирлар контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар" - шундый исем астында бүген Лениногорск Мәдәният сараенда мәгариф системасы хезмәткәрләренең август конференциясе узды.

Пленар утырыш башланыр алдыннан конференциядә катнашучылар мәгариф учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре оештырган күргәзмә белән таныштылар.

Яңа уку елы башлану белән конферениядә катнашучыларны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул шәһәр һәм районның барлык педагогларына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Муниципаль районда мәгариф системасы үсеше турындагы доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин чыгыш ясады. Ул Лениногорск педагогларының уңышларына җентекләп тукталды, уку йортларында тәрбия процессының мөһимлеген ассызыклады.

«Гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия – ул уртак эш. Бу-мәктәпнең һәр хезмәткәре, һәр ата-ана һәм барлык иҗтимагый оешмалар ярдәм итәргә һәм дәвам итәргә тиеш системалы көндәлек эш», - дип билгеләп үтте ул.

Ул чыгышын бу уку елыннан мәктәпләрдә булачак яңалыклар белән дәвам итте: дәүләт флагларын  күтәрү һәм дәүләт гимннарын башкару тантаналары, Россия дәүләт символларын өйрәнү дәресләре. Моннан тыш, сыйныф җитәкчеләре белән балаларның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуны күздә тоткан «Разговоры о важном» дәресләре кертелә.

Докладчы билгеләп үткәнчә, тәрбия нигезләре мәктәпкәчә белем бирү этабында салына. Хәзерге вакытта безнең районда 52 балалар бакчасы, 1 мәктәпкәчә төркем белән, ике башлангыч мәктәп эшли. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә һәм төркемнәрдә барлыгы 4 меңгә якын бала тәрбияләнә.

" Мәктәпкәчә белем бирүдә полилингваль белем бирүне үстерү актуаль юнәлеш булып тора, ул берничә телдә белем бирү процессын оештыруны күздә тота, 32 нче балалар бакчасы әлеге юнәлешнең үзәге булып тора", - диде Вәгыйз Самиулла улы.

Педагогик конференция укытучылар һәм тәрбиячеләрне, өстәмә белем бирү педагогларын бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International