Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә 42 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул популяр сайтта логопед хезмәтләре күрсәтү турында белдерү тәкъдим иткән. Аның буенча бер ир шалтырата. Ул хезмәт өчен түләүне банк картасына күчерергә теләвен әйтә. Әмма күчергәндә ир-атның проблемалары туа. Шуңа бәйле рәвештә, ул ханымнан булган банк карталарының номерларын, смс-хәбәр белән килгән кодларны соратып ала, тик вәгъдә ителгән акча, барыбер, килми.
Тиздән Лениногорскида яшәүче ханым үзенең картасыннан 2 мең сумнан артык акча күчерелүен ачыклый. Хатын мошенникларның корбаны булуын аңлый, банкларның кайнар линияләренә шалтыратып, аның исеменнән кредит карталарын рәсмиләштерүгә берничә гариза алынуы ачыклана. Һәм ул полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны сак булырга чакыра.