Алкоголь һәм пляжда ял итү бер-берсенә туры килми

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Эсседә алкогольнең тискәре йогынтысы икеләтә арта. Тик, кызганычка каршы, бу кайбер гражданнарны ялда спиртлы эчемлекләр кулланудан туктатмый. 

Эсселек кан тамырларын киңәйтә, ә алкоголь бу процессны көчәйтә. Спирт тизрәк үзләштерелә, бу йөрәк эшен катлауландыра. Кешедә йөрәк авырулары булганда алкоголь инфарктка яки инсультка китерергә мөмкин.

Исерек килеш суга керү аеруча куркыныч. Үзегезне авыр хәлдә калдырмагыз, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Сәламәт булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International