Александр һәм Анна Борзовлар гаиләсе тантаналы кабул итүдә катнаштылар

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды.

Чарага Лениногорскидан Анна һәм Александр Борзовлар гаиләсе чакырылган иде.

Кабул итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме - Республика көне алдыннан үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, 8 ел эчендә әлеге чарада 400 дән артык татарстан гаиләсе катнашты.

Александр Владимирович һәм Анна Владимировна Борзовлар гаиләсендә сигез бала үсә. Алар  Лениногорскида танышалар, алты айдан соң өйләнешеп, инде 16 ел бергә бәхетле гомер итәләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International