Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов яңа Боз сараенда күчмә киңәшмә үткәрде.
Фактта башкарылган эшләрне кабул итү комиссиясе составына Лениногорск районы Башкарма комитеты, «Татнефть» ГАҖ, «Фортэкс» ҖЧҖ һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре керде.
Хәзерге вакытта тирә-юнь территорияне төзекләндерү, керү юлларын һәм тротуарларны төзү эшләре алып барыла.
Проект һәм төзелеш эшләре «Фортэкс»ҖЧҖ көче белән алып барыла. Бинаны файдалануга тапшыру вакыты 30 августта планлаштырыла.