Хөрмәтле Рәгать Галиәгъзамович!
Сезне һәм Лениногорск халкын шәһәргә нигез салынуның 67 еллыгы белән котлыйм!
"Лениногорскны «Татарстанның энҗе бөртеге» дип атыйлар. Юкка гына берничә ел дәвамында Россиянең иң төзек шәһәре исеменә лаек булмагандыр ул.
Бу көнне Сезгә һәм Лениногорск халкына чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, һәр гаиләгә җылылык һәм уңайлылык телим! Кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән яхшы ниятләр һәм проектлар тормышка ашсын, яңа казанышлар шәһәрнең кызыклы һәм якты тарихын дәвам итсен!" дигән сүзләр бар анда.