Кичә 8нче номерлы ТОС микрорайонында яшәүчеләр ишегалды бәйрәменә җыелды, анда халык өчен концерт номерлары оештырылды, яшь лениногорскилылар өчен аниматорлар эшләде.
Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, үзенең чыгышында ул киләсе елга планнар, шулай ук 2022 елның беренче яртыеллыгында шәһәр үсеше турында сөйләде.
Әлеге микрорайонның актив кешесе Илфат Газизовка Совет аппаратының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук «Техника» ҖЧҖ исеменнән Валентина Макридина һәм Марат Гайсин бүләкләнде.
Иң яхшы чәчәк үстерүче Антонина Латыйпова һәм Галина Паймулина да игътибардан читтә калмады.
«Техника» ҖЧҖ баш инженеры Айдар Хәсәнов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды һәм беренче сыйныфка баручы дүрт балага мәктәп кирәк-яраклары алу өчен сертификатлар тапшырды.
Бәйрәмдә күп балалы Лобановлар гаиләсе дә бар иде. Елена Анатольевна Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава»медале белән бүләкләнде.
Мәдәният сарае иҗат коллективлары чыгышын халык яратып кабул итте.