"Логос" педагог-психологы яшьләр өчен аноним психологик ярдәм хезмәте турында дәрес үткәрде

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Шәһәрнең түбән күллегендә "Логос" үзәге педагог-психологы Мортазина Диләрә Рәис кызы яшьләр өчен "Ышаныч телефоны. Син ялгыз түгел! 8-800-200-2000-122" дигән чара үткәрде.

Әлеге чараның максаты - яшүсмерләргә психологик ярдәм аноним хезмәте турында мәгълүмат бирү. Диләрә Рәис кызы авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләргә һәм  авыр хәлдә уңай чишелеш таба белергә, шул исәптән карар кабул итү күнекмәләрен  формалаштырырга өйрәтте.

Яшьләр кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, шулай ук төрле очракларны бергәләп тикшерделәр.  Волонтерлар аларга "Ышаныч телефоны"турында буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International