Район башлыгы Рәгать Хөсәенов африка дуңгыз чумасы таралуына юл куймау мәсьәләләре буенча чираттан тыш киңәшмә үткәрде

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә африка дуңгыз чумасы таралуга юл куймау мәсьәләсе буенча чираттан тыш ашыгыч киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шамарданов, Лениногорск ветеринария идарәсе башлыгы Рашат Әхмәтов, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Дуңгызларда Африка чумасы – гаять куркыныч һәм бик йогышлы чир. Ул бик тиз тарала. Чучкалар вирус белән азык, шулай ук сулыш юллары, хайван тиресендәге яра аша зарарланырга мөмкин. Авыруны канэчкеч бөҗәкләрнең таратуы да мәгълүм. Дуңгызларның бу чирне кешенең өс һәм аяк киемендәге, судагы вирустан йоктыруы да ихтимал.

Россия Федерациясе ветеринария законнарын бозу фактлары билгеле булса, 2-70-04 телефоны буенча район дәүләт ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Шулай ук хәбәр итәбез, 2022 елның 6 августында Шенталы өлкәсе территориясендә авыл хуҗалыгы кошлары арасында 3 яңа кош гриппы учагы ачыкланган.

Кош гриппы-ул кошларның ашкайнату, сулыш органнары зарарлану, югары үлүчәнлек белән характерлана торган вируслы авыруы. Вирус таралу куркынычы аркасында, авыру кошны юк итәләр.

Хуҗаларга йорт кошларын чит кошлар белән элемтәгә кермәгән шартларда тотарга кирәк. Азыкны ябык биналарда сакларга, термик эшкәртүдән соң гына ашатырга кирәк.

Авыру билгеләре барлыкка килгәндә, үле кош ачыкланган очракта кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итәргә кирәк: 2-70-04 - «Лениногорск ветеринария хезмәте», 3-42-73-Лениногорск ветеринария лабораториясе; 3-46-69 - Шөгер ветеринария дәваханәсе; 2-98-06-Сарабиккол ветеринария бүлекчәсе; 3-37-48 – Зеленая Роща ветеринария  бүлекчәсе; 3-96-45-Түбән Чыршылы ветеринария идарәсе; дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге; 89172452047-Галимуллин Айрат Наил улы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International