Дуңгызларда африка чумасын булдырмас өчен түбәндәге чараларны күрү тәкъдим ителә:
-шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәү;
- африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-экономик, һәм күчмә элемтә булдырмау;
-дуңгызчылык булган хуҗалык җитәкчеләренә бу тармакны "ябык" эш режимына күчерергә;
-шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәскә;
-дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә;
-азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска;
-хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска;
-һәр декада саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга;
-ветеринария тикшерүе, вакцинацияләр үткәрү (дуңгызлар, мөгезлеләр классик чумасына каршы) өчен дуңгызларның баш санын бирү мәҗбүри;
-малларның мәетләрен, аларны карап тотудан һәм эшкәртүдән калдыкларны чүплекләргә, юл кырыйларына чыгармаска, авыл җирлеге администрациясе билгеләгән урыннарда биокалдыкларны утильләштерергә;
-кыргый кабаннар яши торган урман массивлары аша үтә торган тыныч агымлы елгалардан һәм кечкенә елгалардан хайваннарны су эчермәскә;
-үлгән яки мәҗбүри юк ителгән дуңгызларның итен эшкәртмәү мөһим, бу авыруның алга таба таралуына китерергә мөмкин.
-әлеге авыру буенча хәл кискенләшкән чорда дуңгыз хуҗаларынааларны урман массивларына алып баруны туктатып торырга кирәк.