Яңа уку елы алдыннан «Лениногорск нефть техникумы» ДАҺББУ гомуми белем бирү дисциплиналарын укыту методикасын кертү һәм апробацияләү буенча федераль пилот мәйданчыгы статусы бирелде.
Инновацион эшнең темасы: төп гомуми белем бирү базасында тормышка ашырыла торган урта һөнәри белем бирү программаларының һөнәри юнәлешен исәпкә алып, гомуми белем бирү дисциплиналары буенча әзерлек практикасын яңарту өчен методик эшләнмәләрне апробацияләү һәм гамәлгә кертү.
Техникум укытучыларына урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте бурычларын үтәү буенча җитди инновацион методик эш башкарырга кирәк булачак.
Техникум коллективын Федераль инновацион мәйданчыкның югары статусы бирелү белән котлыйбыз!