Социаль челтәрләрдә Роспотребнадзор кабат вируска каршы чикләүләр кертергә чакырды дигән мәгълүмат тарала.
Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Роспотребнадзор позициясе элеккечә кала. Бүгенге көндә эпидемиягә каршы гомумфедераль чикләүләрне яңадан торгызу зарурлыгы юк.
«Омикрон» штаммының яңа төрләре таралу сәбәпле, Россиядә авырулар санының артуы күзәтелә. Әмма авыру, безнең илдәбик авыр үтми.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте саклануның база кагыйдәләре турында онытмаска киңәш итә. Әйтик, иммунитетлары көчле булмаган кешеләргә , шул исәптән хроник авырулары булганнарга җәмәгать урыннарында битлек кияргә, шулай ук антисептик чаралардан файдаланырга киңәш ителә.
Моннан тыш, COVID-19дан ярты елга бер тапкыр ревакцинация үтү буенча рекомендация саклана.