2022 елның 1 августында Татарстан Республикасының һәм Луганск Халык Республикасының аз тәэмин ителгән гаиләләреннән булган балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе старт алды.
Хәйрия ярдәме алучылар - Татарстан Республикасының авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары һәм Луганск Халык Республикасының аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар, тәрбиягә бала алган гаиләләр, инвалид балалар. «Мәктәп букчасы» составына мәктәп-язма кирәк-яраклары (канцелярия товарлары) керә. Акция 2022 елның 20 августына кадәр үткәрелә.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә акча җыю өчен банк реквизитлары һәм өстәмә мәгълүмат сылтама буенча:https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2110086.htm.