Лениногорск районында яшәүче Нина Бозырова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

27 июль көнне Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы сугыш ветераны Нина Федоровна Бозырова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нина Федоровна 40 ел Шөгер хастаханәсендә участок шәфкать туташы булып эшли. Ул иртә тол калган, берүзе ике кыз һәм ул үстергән.

Аны юбилее белән котларга Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин, комплекслы үзәк хезмәткәрләре һәм «көмеш» волонтерлар килгән иде. Нина Федоровнага изге теләкләр, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International