Җәй-янгын куркынычы югары булган чор. Кагыйдә буларак, бу чорда коры үлән һәм чүп-чар санкцияләнмәгән рәвештә яндырыла, бу исә урман янгыннары барлыкка килүгә һәм, нәтиҗәдә, хуҗалык корылмаларының һәм торак йортларның януына китерергә мөмкин. Статистика буенча, җәйге янгын куркынычы чорында булган янгыннарның 90% тан артыгы коры үләнне яндыру, биналар янында чүп-чар яндыру, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында килеп чыга.
Лениногорск муниципаль районының административ комиссиясе 2022 елның җәйге янгын куркынычы чоры башлану белән гражданнарга ут белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәүне сорап мөрәҗәгать итә.
Янгын чыгуга юл куймас өчен янгын куркынычсызлыгы сезонында (коры, эссе һәм җилле һава шартларында)элементар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк:
— йорт яны участогын һәм аның янәшәсендәге территорияне тиз янып китүчән калдыклардан, чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм коры үләннәрдән вакытында чистартыгыз;
— биналар, корылмалар, торак йортлар, хуҗалык корылмалары янындагы җир кишәрлекләрендә коры үлән үсемлекләрен яндырмагыз; биналар һәм корылмалар янындагы учаклар якмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозуларның һәм аларның нәтиҗәләренең характерына бәйле рәвештә, дисциплинар, административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла
Белешмә өчен:
2022 елның 28 июленә 49 граждан административ җаваплылыкка тартылган. Штраф рәвешендә җәза 13 гражданга карата 28 500 сум күләмендә кулланылды.