"Ышаныч телефоны" турында

2022 елның 29 июле, җомга

28 июльдә  "Логос" МБУ педагог-психологы Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм волонтерлар, 10 нчы ТОС белән берлектә, " Ышаныч телефоны. Син ялгыз түгел! 8-800-200-2000-122" дигән темага чара үткәрде.

Әлеге чараның максаты: яшүсмерләргә психологик ярдәм күрсәтү аноним хезмәте турында мәгълүмат бирү, Диләрә Рәис кызы балаларга авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләргә һәм яшьләрдә авыр хәлдә уңай чишелеш таба белү, шул исәптән карар кабул итү күнекмәләрен дә формалаштырырга өйрәтте. Балалар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, шулай ук төрле ситуацияләрне чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International