Декупаж-кәгазь белән эшләү техникасы. Теләсә нинди өслек — агач, тире, резина, металл, пыяла, пластик, тукыма, катыргы, воск һәм хәтта кәгазьне декупажларга була.
Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында яшьләр үзәге ббелгечләре декупаж буенча мастер-класс үткәрде. Катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм фантазияләрен күрсәттеләр.