«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерү эшләре Лениногорскиның 37 ишегалдында дәвам итә. 29 ишегалдында асфальт һәм бордюрлар җәю тәмамланган инде, яктырту баганалары һәм яктырткычлар монтажланган, кече архитектура формалары куела.
2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә Татарстанда 6,7 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк.
Программа буенча шәәәһәр һәм районда барлыгы 199 ишегалды территориясе ремонтланачак. Агымдагы елда Лениногорск районының 46 ишегалды төзекләндереләчәк.
Бүгенге көндә Садриев, 11, 9А, 7А, 1, Кутузов, 19, 17, 15, 13, 21А, Ленинград, 46 һәм башка урамнардагы ишегалларында эшләр бара, Кутузов, 23А, Белинский, 3 адреслары буенча эшләрне тәмамлау планлаштырылган.