Яшьләр өчен чара узды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

27 июль көнне «Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» базасында психолог Мортазина Диләрә Рәис кызы, «Без бердәм булганда, без җиңелмибез! " дигән темага яшьләр өчен төркемле дәрес үткәрде.Әлеге чара яшьләрдә аралашу күнекмәләрен үстерүгә, бер-береңә карата толерантлык, үзара ярдәмләшү, хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итте. Диләрә Рәис кызы, төркемдә аралашу күнекмәләрен үстерү буенча төрле күнегүләр күрсәтте. Катнашучылар кызыксынып уйнадылар, биремнәрне актив үтәделәр, үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International