Бәкер шифаханәсендә кунакта медицина югары уку йортлары студентлары булды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

«Бәкер» шифаханәсендә "Призвание"Бөтенроссия студентлар отряды составында Лениногорскига килгән медицина югары уку йортлары студентлары булып китте. Алар Россиянең төрле шәһәрләреннән: Иркутск, Кемерово, Чабаксар, Оренбург, Пермь, Казан һәм башка шәһәрләрдән килгән. Яшьләр урта һәм кече медперсонал сыйфатында шәһәр һәм районның медицина оешмаларына эшкә урнаштырылган.

Шифаханәгә экскурсия барышында балалар "Бәкер" тарихы, аның табигый дәвалау факторлары: күкертле һәм минераль эчә торган су һәм сапропель грязе белән таныштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International