Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды.
Аның эшендә депутатлар, шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Сугышлы һәм Зәй-Каратай авыл җирлекләре, шулай ук Лениногорск шәһәре җирләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында район Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ольга Глухова чыгыш ясады.
Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Семенов чыгыш ясады.
Сессия эше кысаларында «Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины»исемен бирү мәсьәләсе каралды. Район Советының социаль һәм милли мәсьәләләр, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссиясе рәисе Гүзәлия Гаделшина чыгышын тыңлаганнан соң, депутатлар бертавыштан «Лениногорск муниципаль районының һәм Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданины»исемен бирү өчен тавыш бирделәр. Алар:
Галеев Рафаиль Камилович – директор «Татнефть-Актив», СП Татнефть-ЛУТР идарәсе начальнигы
- Николаев Николай Михайлович – вице-президент «ЛУКОЙЛ»
- Хөсәенов Рәгать Галиәгъзамович –Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.
Утырыш тантаналы шартларда тәмамланды. Барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.