Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән квест-викторина

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

26 июль көнне Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында яшьләр үзәге алкоголь һәм наркотик продукция куллануны кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән квест-викторина үткәрде.

Катнашучылар кешеләр ни өчен наркотиклар корбаны булалар, моңа ничек каршы торырга һәм бәйле кешегә ничек ярдәм итәргә дигән сорауларга җавап бирделәр. Аннан соң алар әлеге зарарлы агудан баш тартырга өндәүче кызыклы плакатлар ясадылар.

Бу бик мөһим тема иде, алар сәламәт яшәү рәвешенең өстенлеген һәм наркотикларга һәм башка психотроп матдәләргә тискәре мөнәсәбәтне билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International