23 июль көнне Лениногорск районының Шөгер авылында егетләр арасында көрәш буенча «Сабантуй-2022»ярышлары узды.
Ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Баулы, Азнакай, Ютазы районнарыннан 60тан артык көрәшче катнашты.
Ярыш бик күп тамашачыларны җыйды. Спортчылар барлык ярышларны да лаеклы үттеләр. Җиңүчеләрне медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.