Азнакайда "Атларда көрәш"ат спорты буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Актүбә бистәсенең ат-спорт мәктәбендә атта йөрү буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы беренчелегенә Кукмара, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Саба һәм Түбән Кама көрәшчеләре җыелды.

«Аударыш» дип аталган ярышта 50 дән артык спортчы катнашты.

Чемпионатны үткәрү инициаторы-Лениногорск районыннан Фәрит Нәбиуллин, ул халкыбызның әлеге борынгы спорт тцрен торгызу белән шөгыльләнә.

Конкурсантлар шулай ук татар атларында көч сынашты. 

Бу ярышта иң мөһиме-атка дөрес утырып, үз -үзеңне дөрес тотып, көндәшеңне бәреп  төшерү.

Лениногорск районы командасы чемпионат җиңүчесе титулына лаек булды. 

Барлык катнашучыларны һәм ярышларда җиңүчеләрне котлыйбыз, горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International