Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.
Киңәшмә барышында ведомство җитәкчеләре, урынбасарлары, профильле ведомстволар вәкилләре хисап чорында кураторлык ителә торган юнәлешләр буенча башкарылган эш нәтиҗәләре һәм алда торган чараларга әзерлек турында сөйләделәр. Киңәшмә барышында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре күтәрелде.
«Лениногорск үзәк район хастаханәсе" баш табибы Рим Амеров Лениногорск районы территориясендә диспансеризациянең барышы турында сөйләде, шулай ук барлык катнашучыларга тирәнәйтелгән диспансеризацияне узу кирәклеге турында искәртте.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бу юнәлештә эшне көчәйтергә кушты.
Киңәшмә ахырында район башлыгы киләсе атнага бурычлар куйды:
1. Лениногорск районы территориясендә урып-җыю эшләре;
2. "Безнең ишегалды " программасын тормышка ашыру;
3. Йортларның фасадларын тәтипкә китерү, чүп-чар җыештыру, үлән чабу, агачларга су сибү;
4. Массакүләм мәгълүмат чараларында янгын куркынычсызлыгы, шулай ук су объектларында куркынычсызлык турында аңлату эшләрен дәвам итәргә;
5. Шәһәр көне, Татарстан Республикасы көне, Нефтьчеләр көне кебек бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздыру;
6. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә катнашу, ул 18 августта булачак.