Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Электр үткәргечләрне дөрес монтажламау  бәла-казага китерергә мөмкин. Моннан тыш, бакчачыларга шуны да истә тотарга кирәк: тэллектр үткәргечләр төзек булырга тиеш.

Электр җылыту приборларының төзек булмавы яки дөрес файдаланмау фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Торак йортларда, фатирларда һәм бакча йортларында электр счетчикларында төзек булмаган саклагычларны («жучки») һәм электр приборларын куллану катгый тыела. 

Төзек булмаган мичләр дә куркыныч тудыра. Кыш көне бакчаларда бакчаларның хуҗалары булмый диярлек. Кар, җил, су кышкы айларда мич конструкциясен бозалар, аларны ягу куркынычка әйләнә. 

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе искә төшерә: бары тик янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү генә мөлкәтегезне уттан саклауның нигезе булып тора. Исегездә тотыгыз, үзегез һәм  якыннарыгызның иминлеге бары тик сездән тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International