Тыл хезмәтчәне Әкълимә Зиангированы котладылар

2022 елның 16 июле, шимбә

Якташыбыз, тыл хезмәтчәне Әкълимә Исмәгыйль кызы Зиангирова 90 яшен тутырды.

Шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, исәнлек теләде һәм Россия Президенты В.Путинның котлау хатын, район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Әкълимә Исмәгыйловна Чыршылы авылында туып-үсә. 3 класс кына белем алып алып өлгерә. Фермада сыер савучы булып эшли.

1972 елда Әкълимә апа гаиләсе белән Лениногорскига күчеп киләләр. Монда ул тегү фабрикасына урнаша һәм пенсиягә кадәр шунда эшли.

Ире - Хәмит Кәримович тыл хезмәтчәне, алар бергә 5 бала тәрбияләп үстергәннәр

Әкълимә Исмәгыйловнаның  "Ватан сугышы елларында данлы хезмәте өчен" бүләге бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International