Мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмә

2022 елның 16 июле, шимбә

15 июльдә мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә мәгариф учреждениеләрендә хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу фактлары, балигъ булмаганнарның хокук бозулары һәм җәмгыятькә каршы гамәлләре фактлары, балигъ булмаганнарның криминаль субкультураларга, экстремистлык юнәлешендәге һәм террористик характердагы оешмаларга җәлеп ителү мөмкинлеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Олим Отакулов чыгыш ясады.

«ЛПК» ДАҺБУнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Ирина Степанова һәм 11 нче гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина мәгариф учреждениеләрендә ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча башкарылган эшләр турында чыгыш ясадылар.

Утырыш нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International