Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә полиция участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексларны ремонтлау, объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Корноухов, подрядчы оешма җитәкчеләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге вәкилләре катнашты.
Шушы көннәрдә эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге район башлыгына полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексларны ремонтлауда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Күчмә киңәшмә барышында Яңа Чыршылы, Сарабиккол, Иске Иштирәк, Зеленая Роща, Шөгер, Сугышлы авылларында административ-торак комплексларның торышын карадылар, әлеге объектларда башкарылачак эш төрләре билгеләнде.
Күчмә киңәшмә кысаларында район башлыгы шулай ук төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын тикшерде.
Яңа Чыршылы авыл җирлегендә «Безнең ишегалды»республика программасы буенча ишегалды төзекләндерүнең барышы белән танышты. Хәзер биредә юл һәм тротуар ремонты дәвам итә, төзекләндерүне быелның өченче кварталында тәмамлау планлаштырыла.
Иске Кувак авылында урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү программасы буенча Заварыкин урамы буенча асфальт җәю төгәлләнеп килә. Яңа модульле табиб амбулаториясен төзү дәвам итә. Бүгенге көндә амбулаториядә модуль һәм түбә җыелган, инженерлык челтәрләре үткәрелгән, эчке отделка эшләренә керешкәннәр.
Рәгать Галиәгъзәм улы үзенең эш сәфәрен Шөгер табиблык амбулаториясендә капиталь ремонт барышын бәяләп тәмамлады.