Лениногорск районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә Лениногорск районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгать тәртибен саклау пунктлары белгечләре катнашты.

«2022 елгы коену сезоны чорында Лениногорск муниципаль районының су объектларында гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» доклад белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлегенең әйдәп баручы белгече Татьяна Фролова чыгыш ясады.

Докладчы билгеләп үткәнчә, Лениногорск муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе карары белән Лениногорск шәһәре территориясендә халык күпләп ял итә торган урын – Түбән сулыктагы пляж билгеләнгән.31 май көнне 7нче зона эзләү-коткару отряды водолазлары су төбен тикшергәннәр.

Сулыкларга патрульлек итүче мобиль төркемнәр булдырылган, аңлату эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта җәмәгать тәртибен саклау буенча терәк пунктлар хезмәткәрләре тарафыннан 10 рейд үткәрелгән, алар барышында йөздән артык әңгәмә үткәрелгән, 191 кеше катнашкан, 90 белешмәлек таратылган. 7 нче зона эзләү-коткару отрядының коткаручылары күлләр каскады буенча 12 рейд үткәрделәр, 136 кеше профилактик чаралар белән колачланды.

Торак пунктлар территорияләрендә сулыклар янында су коенуны тыю турында билгеләр куела, профилактик әңгәмәләр алып барыла. Әмма кайберәүләрнең җиһазландырылмаган урында коенуы кебек очраклар да бар.

Агымдагы елның 18 июнендә медсанчасть районында Менделеев урамы буенча урнашкан сулыкта ир-атның үлеменә китергән 1 бәхетсезлек очрагы теркәлгән инде.

Татьяна Юрьевна шәһәр һәм районның су объектларында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә чакырды. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә, халык арасында агитация-пропаганда, профилактик эшне активлаштырырга кирәк, диде.

Су коену сезоны вакытында авыл җирлекләренең су объектларында бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча эшне оештыру турында Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова һәм Писмән авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Насретдинов сөйләделәр.

Муниципаль районда янгыннар белән хәлне тотрыкландыруга юнәлтелгән өстәмә чаралар турында Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Дамир Вилданов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә,  балаларның ут белән шаяруы еш кына янгыннарга сәбәп була, бигрәк тә каникуллар вакытында игътибарлы булырга кирәк, диде ул. Профилактик төркемнәр эшен көчәйтергә чакырды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашучылар алдына су объектларында куркынычсызлыкны һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар үткәрүне көчәйтү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International