ТР Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге кисәтә

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

ТР Лениногорск муниципаль районы буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгыннарның бик еш балаларның шуклыгы аркасында килеп  чыгуын искәртә. 

Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар үз уеннарында еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлыйлар.  Мөстәкыйльлеккә омтылыш балалар ялгыз калганда аеруча чагыла. 

Хөрмәтле ата-аналар, балаларның ут белән шаяруы проблемасы бик кискен тора.  Сезнең белән безнең тырышлыгыбыз балалар белән көн саен профилактика эше үткәрүгә юнәлтелергә тиеш. Чөнки, иң беренче чиратта,  балаларның гамәлләре өчен өлкәннәр җаваплы. Аларга тискәре үрнәк күрсәтмәгез, чөнки алар сезне кабатлый. 

Әгәр балаларның үзләре учак ягуын, шырпы һәм зажигалка, янучан сыеклыклар белән уйнавын күрсәгез,  битараф калмагыз, аларны туктатыгыз!

Хөрмәтле гражданнар! Ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булыгыз, барлык янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International