Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Район Башлыгы Рәгать Хөсәеновның журналистлар белән очрашуы матур традициягә әверелде. «Ярмарка» нәшрият йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Район башлыгы районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде һәм алга таба үсеш планнары белән таныштырды. Рәгать Галиәгъзәм улы журналистлар эшенә уңай бәя бирде һәм яхшы якка омтылырга кирәк, дип ассызыклады.

«Сез иҗтимагый фикер формалаштырасыз, гражданлык позициясе тәрбиялисез. Сездән безнең район турында оператив хәбәрләр, укучылар өчен кызыклы мәкаләләр, район кешеләре турында  язмалар көтәбез", - диде ул.

Тантаналы шартларда Рәгать Галиәгъзәм улы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә «Лениногорск муниципаль районы"муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International