2022 елның 24 июнендә Лениногорск шәһәре үзәк мәйданында чыгарылыш кичәсе узачак. Чарага әзерлек һәм аны уздыру вакытында юлларны өлешчә ябу оештырылачак.
Юллар ябылу вакыты һәм даталары:
2022 елның 21 июнендә үзәк мәйданда чыгарылыш кичәсе репетициясе узачак. Урам 11:00 дән 13:00 гә кадәр ябылачак.
2022 елның 23 июнендә үзәк мәйданда чыгарылыш кичәсе репетициясе узачак. Урам 11:00 дән 13:00 гә кадәр ябылачак.
2022 елның 24 июнендә үзәк мәйданда чыгарылыш кичәсе узачак, 16: 00 дән 19:00 гә кадәр юллар ябык булачак.
Лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын сәфәрне планлаштырганда әлеге мәгълүматны игътибарга алуларын сорыйбыз.