17 июнь көнне Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Лиана Габидуллина 5 нче социаль участогында балигъ булмаганнар белән «Законны үтә»дигән темага викторина үткәрде.
Чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру, кеше хокуклары һәм ирекләре белән таныштыру.
Викторина барышында балалар әдәби геройларның образлары аша балаларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Тематик кроссвордлар чишә һәм ситуатив мәсьәләләрне хәл итә алдылар. Шулай ук үз гамәлләрен анализладылар һәм башка кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итү мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.