Ишегалды лагерьлары эшенең беренче көннәрендә болытлы һава торуына карамастан, нәни лениногорскилыларга күңелсез булмады.
1 сменада 50гә якын бала үзләренең ялларын «Хисләр», «Елмаю», «Солнышко», 1,3,5 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләрдә үткәрде.
Балалар өчен кызыклы чаралар оештырылды: балалар китапханәсенә, «Юбилейный» паркына, лесопаркка, мәчеткә һәм чиркәүгә экскурсияләр оештырылды.
Малайлар һәм кызлар иртәнге зарядкада, спорт ярышларында һәм саф һавада хәрәкәтле уеннарда сәламәтлекләрен ныгыттылар. "Балалар Сабантуе " бәйрәмендә татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштылар.