Салым түләүчеләрнең электрон почта яки смс-хәбәр аша салым түләү турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге бар

2022 елның 17 июне, җомга

Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат алырга мөмкин. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 06.07.2020 ел, ЕД-7-8/423@ номерлы боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү җитә. Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан тапшырырга, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән китерергә, вәкил аша, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.

Мондый мәгълүмат форматы салым түләүчегә мәҗбүри түләүләр түләү буенча исәп-хисапларның агымдагы торышын үз вакытында күзәтеп торырга һәм пенялар исәпләүгә юл куймаска мөмкинлек бирә. Смс- һәм e-mail-мәгълүмат бирүнең өстенлеге шулай ук мәгълүматларның актуальлеге булып тора, сервис агымдагы датага дөрес мәгълүмат бирә.

Бурыч турында хәбәрләрне кварталга бер тапкырдан да ешрак җибәрмиләр. Салым түләүче, баш тарту турында гариза юллап, алга таба мәгълүмат бирүдән теләсә кайсы вакытта баш тарта ала. Бурычлар турында хәбәр итү механизмын гамәлгә ашыру буенча бөтен файдалы мәгълүмат, шулай ук аны түләү ысуллары Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Информирование о задолженности» махсус битендә тупланган (nalog.gov.ru/info_dolg/).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International