Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен форум-марафон старт алды

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды, «Электрон сәүдә үзәге» АКБО белән берлектә, «Wildberries-идеядән сатуга кадәр» укыту форумы – марафонын башлау турында игълан итә.

Форум-марафон кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы затларга, шулай ук Wildberries маркетплейсына чыгу белән кызыксынучы физик затларга адреслана.

Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча форум-марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Укулар "Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү" милли проекты кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International