Лениногорскида «Китап укучы балачак» әдәби фестивале узды

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

16 июнь көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган «Китап укучы балачак»әдәби фестивале узды. Фестиваль программасының 1 өлешендә балаларны Лениногорск шәһәрендә яшәүче шагыйрә Гобәйдуллина Алия Әнәс кызы белән очрашу көтә иде.

Очрашуда катнашучылар шагыйрә беләнтаныштылар, аның иҗаты буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр.  

Балалар әдәби, музыкаль һәм хәрәкәтчән уеннарда катнашты, табышмакларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International