Лениногорскида медицина хезмәткәрләрен хөрмәтләделәрТантана бүген Мәдәният сараенда узды.
Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.
«Сезнең һөнәр тулысынча кешеләргә хезмәт итүгә багышлана. Сезгә чын күңелдән иминлек, тотрыклылык һәм иң мөһиме — сәламәтлек телим, - дип билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзәмович.
Ул Медицина хезмәткәрләренә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.
Хезмәткәрләр адресына рәхмәт сүзләрен «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы Рим Амеров җиткерде. Иң яхшы табибларга, шәфкать туташларына һәм фельдшерларга төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Якташыбыз, татар эстрадасы җырчысы Илсөя Бәдретдинованың чыгышы медицина хезмәткәрләре өчен зур бүләк булды. Бәйрәмне шулай ук Мәдәният сараеның иҗат коллективлары да бизәде.