22 июньдә Россия Федерациясендә истәлекле дата – Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә торган «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе төп тематик проектларның берсе булып тора.
Акциянең социаль әһәмиятле нәтиҗәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү булачак. Акция операторы буларак хәйрия фонды ветераннарга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтүгә акча бүлеп бирәчәк.
Акция онлайн форматта узачак, бу гражданнарның күпчелегенә гомуммилли Хәтер һәм кайгы көненә кушылырга мөмкинлек бирәчәк.
Ватанны саклаганда һәлак булучыларны искә алу йөзеннән 15-22 июньдә https://www.деньпамяти.рф/ сайтында виртуаль шәм кабызырга була.