Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Бердәм Россия» фракциясе утырышында чыгыш ясады

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Бүген «Бердәм Россия» фракциясе утырышында Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә гражданнар җыеннарында кергән гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов алып барды.

Бүген фракция утырышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районында гражданнарның наказларының ничек үтәлүен сөйләде. Ул, аерым алганда, VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «мобиль кабул итү бүлмәсе» проекты аша Лениногорск районында яшәүчеләрдән 114 наказ һәм тәкъдим керүен билгеләп үтте. 2022 елның июнь аена булган мәгълүматларга караганда, 2019-2022 ел чорында 83 наказ, ягъни 72% үтәлгән.

Рәгать Хөсәенов сүзләренә караганда, барлык кергән наказлар да карап тикшерүгә һәм алга таба үтәлешкә кабул ителгән. Проблемалар арасында район башлыгы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, чистарту корылмаларын реконструкцияләү, шулай ук шәһәр транспорты белән бәйле  мәсьәләләрне билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International