1972 елда Лениногорск нефть техникумын тәмамлаучыларның очрашуы узды. Әле күптән түгел генә алар өчен соңгы кыңгырау чыңлады һәм ЭП-1-68 төркеме студентлары Мәскәүдән Камчаткага кадәр төрле якка таралыштылар.
Илле елдан соң алар бер-берсен күрү һәм студент тормышының иң якты, онытылмас мизгелләрен искә алу өчен җыелдылар. Һәрвакыттагыча, очрашу уку йортына керү юлында башланды. Уку еллары. күңелле мизгелләр, укытучыларны искә алдылар.