Лениногорскида «Яшүсмер -2022» операциясе бара

2022 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль педагоглары «Яшүсмер-2022» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә яшәүче балигъ булмаганнарның җәйге мәшгульлеген оештыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыралар.

Моның белән бәйле рәвештә өч ай эчендә балаларның җәйге ялы буенча шәхси юл карталары төзелде. Аларның мәшгульлеген оештыру яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, территориаль иҗтимагый советлар, җирле үзидарә, авыл җирлекләре белән берлектә тормышка ашырыла.

Балалар мәктәп яны һәм ишегалды лагерьларына, хезмәт бригадаларына йөри башладылар, шәһәр читендәге дәвалау – сәламәтләндерү комплексларына бару өчен медицина тикшерүләре уза. Балигъ булмаган балалар җәйге көннәрне «Раздолье», «Дуслык», «Ландыш» сәламәтләндерү лагерьларында, «Галактика балалары» палаткалы лагерендә үткәрәчәкләр.

Ишегалларында, паркларда һәм скверларда төрле юнәлештәге профилактик чаралар үткәрелә: конкурслар, акцияләр, флешмоблар, куркынычсыз тәртип программалары, «Ишегалды уеннары»технологиясе тормышка ашырыла. Физкультура һәм спорт чаралары ярдәмендә үсеп килүче буынга физик тәрбия бирү мәсьәләләре хәл ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International